Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Май чабу – Масленица бәйрәме үтте

Май чабу бәйрәме - бик борынгы заманнардан сакланып килгән, көтеп алынучы иң күңелле христиан бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне тәм-томнар, билгеле, иң элек коймак пешерәләр. Бүген район үзәгендәге тарихи валда да “Май чабу” тамашасы үткәрелде.

Май чабу христиан динен тотучыларның Бөек посты башланыр алдыннан җиде көн дәвамында, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Быел ул 11-17 мартка туры килде.

Чарага җыелган чирмешәнлеләрне район башлыгы Рамил Айбатов котлады.

- Сезне иң җылы, иң юмарт булган бәйрәм – Май чабу белән тәбриклим. Ник җылы дигәндә, Масленицадан соң яз килә. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, бәхет телим, - диде Рамил Тәлгать улы.

Көне дә заказ буеча диярсең, кояшлы, җылы бүген. Яз җиткәне сизелеп тора. Тамашачылар игътибарына балалар башкаруында җырлар, концерт номерлары тәкъдим ителде. Мәйданның бер ягында үзәк китапханә, мемориаль үзәк һәм туган як тарихы музее хезмәткәрләре чарага килүче кунакларны бәйрәм символы – коймак белән сыйладылар, аның янына башка тәм-томнар, кайнар чәй дә тәкъдим иттеләр.

-Коймакны бүген иртән өлгерттем. Сөткә тоз, шикәр комы, сода һәм көнбагыш мае салып болгаттым, он кушып камыр ясап куйдым. 20 минут ял иттергәч кызган табада пешердем, - дип тәмле нәзек коймакларның рецепты белән бүлеште Әлфинә Батыршина.

Чирмешәннән Юриннар бәйрәмгә гаиләләре белән килгәннәр.

-Масленица - бик күркәм бәйрәм. Кояш та елмаеп тора, бик матур көн булгач балаларны да алып чыктык. Барысын да бәйрәм белән котлыйм, - диде Екатерина Юрина.

Чарада төрле уеннар да оештырдылар. Аркан тартышуда балаларга җиңелгән Кышны озаттылар. Кызлар һәм малайлар “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан биредә урнаштырылган ясалма тауда рәхәтләнеп шуыды. Соңыннан инде, традиция буенча, символик карачкыны яндырдылар. Район халкы, гомумән, бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачты.

Фоторепортаж: Чирмешәндә Май чабуны бәйрәм иттеләр

фото Илсөяр Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев