Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешәндә коррупцияне алдан кисәтәләр

2023 елда районда коррупция юнәлешендә бер җинаять эше кузгатылган.

Үткән ел район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә 14 закон бозу очрагын ачыклаганнар, аларны бетерү максатыннан ике тәкъдим (гариза) керткәннәр.

Чирмешән районы прокуратурасы, үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2021-2022 елларда керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр биргән дәүләт муниципаль хезмәткәрләре арасында закон бозуның 13 очрагын ачыклаган.

2023 елда бюджет акчаларын куллану өлкәсендә 2 миллион 40 мең 200 сумлык закон бозу беленгән. Уздырылган чаралар нәтиҗәсендә бюджет акчаларын куллану өлкәсендә закон бозуның 17 очрагына тап булганнар.

Үткән елда районда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең дүрт утырышында 20 мәсьәлә карала, тиешле карарлар кабул ителә һәм аларны билгеләнгән срокларда үтәү буенча җаваплы затлар билгеләнде.

-Ел дәвамында райондагы оешмаларда бюджет акчаларының кулланылышы контрольдә тотыла. Хисап чорында коррупция факторларын киметүгә юнәлдерелгән норматив хокукый актлар, башка документлар эшләнде һәм кабул ителде, - диде район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин.

Муниципаль районы башлыгы һәр сишәмбе гражданнарны кабул итә. Район Советының юридик бүлеге җитәкчесе һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе гражданнарны кабул итүне әзерләүдә катнаша, аңа әзерлек барышында халыкка түләүсез юридик һәм хокукый ярдәм күрсәтелә. Шулай ук Россия юристлар ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көннәре үткәрелә. 2023 елда җирле үзидарә органнары, гомумән, халыкка 105 тапкыр бушлай юридик һәм хокукый ярдәм күрсәткән. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә зыян күргән 30 гражданга ярдәм биргәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев