Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Чирмешән районында даими рәвештә Игелек ярминкәләре уза. Сатудан кергән акчаларны махсус хәрби зонасында хезмәт итүчеләргә кирәк-яраклар алу өчен юнәлдерәләр.

Россиядәге кебек үк, чирмешәнлеләр гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Махсус хәрби операция зонасына 10 автомобиль, квадроцикл, 6 квадрокоптер, УАЗ автомобиленә резина, запас частьләр, автомобильләр өчен май һәм ягулык-майлау материаллары җибәрелде.

 

Шулай ук хәрбиләргә 7 бензин генераторы, бензобур, 10 бензин пычкысы, тепловизор, 80 рация, тактик рюкзак, катнаш ягулыктагы 73 мич-буржуйка, туристик газ плитәсе, газ баллоны, повербанк, генератор һәм башка бик күп әйберләр тапшырылды.

Моннан тыш, 40 кубометр такта җибәрелгән, җибәрү өчен тагын 20 кубометр әзерләнгән — барлыгы 16,5 млн сумлык 55,2 тонна азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр җыелган.

Районда гуманитар ярдәм җыю акциясе дәвам итә, җыю пункты итеп «Орион»яшьләр үзәге билгеләнде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев