Чирмешәндә яшәүче Гыйльфановлар сайлауга беренче көнне үк килделәр
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче Гыйльфановлар сайлауга беренче көнне үк килделәр

Чирмешәндә яшәүче Хәмзә, Гөлсинә, Илүзә Гыйльфановлар сайлауларга гаиләләре белән йөриләр, Россия Президенты сайлауларына да бергә килгәннәр.

-Без сайлауларга элек-электән гаилә белән йөрергә гадәтләнгән, анда бәйрәмгә барган кебек җыенабыз, - диде гаилә башлыгы Хәмзә Морадыйм улы. – Бүгенгесенә кызыбыз Илүзә белән килдек.

Илүзә Гыйльфанова – яшь табиб. Ул үткән ел ординатура тәмамлап район үзәк больницасына эшкә кайткан, поликлиникада терапевт булып эшли.

-Туган авылымда эшләүгә, авыруларга ярдәм итә алуыма мин бик шат. Президент сайлауларында, яшьләргә игътибар тагын да артуын теләп, тавышымны ышанычлы, лаеклы кандидатка бирдем, - диде Илүзә Хәмзә кызы.

Илүзәнең әнисе Гөлсинә Гариф кызы да гомере буе район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшли.

-Сайлауларга шатланып килдек. Районыбызда яшәү шартлары елдан-ел яхшыра, авылыбызда һөнәребез буенча эшебез бар. Балаларыбыз да Чирмешәндә эш тапты. Төрле милләт кешеләре белән дус-тату, бер гаилә кебек гомер итәбез, - диде ул.

 

-Илләребездә тынычлык урнашсын, сугышлар бетсен дигән теләк белән тавыш бирдек, балалар, оныклар бәхетле булсыннар, - дип сүзгә кушылды Хәмзә Морадыйм улы. – Һәркем үзенең бурычларын белеп, хокукларыннан файдаланып яшәсен иде.

Гыйльфановлар сайлау участогы янында, махсус браслет киеп, фотога да төштеләр, аны  #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хэштэглары белән ВКонтакте һәм Instagram битләренә куйдылар. Ул Татарстанда сайлаучылар арасында өч автомобиль отышында катнашырга хокук бирә.

 Кадрия Гамирова фотолары


Нет комментариев