Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә грант акчасына тагын бер чишмә төзекләнәчәк

Гражданлык җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсы җиңүчеләре арасында район инвалидлар оешмасы да бар. Алар бу бәйгедә “Мельничный” чишмәсен төзекләндерү проекты белән катнашканнар.

Район инвалидлар оешмасы үткән ел волонтерлар белән, Чирмешәнннән Казанкага алып баручы юл уңаендагы бу чишмә тирәсендә өмә оештырганнар, әмма су чыганагы зур,  җитди ремонт таләп итә.

-Шуның өчен проектны чишмә территориясен матурлауга, әлеге комплексны саклауга юнәлтергә булдык, – диде район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова. – Без бу урынны авылның матур табигый почмакларының берсенә әйләндеререгә телибез. Грант акчаларын төзелеш материаллары сатып алуга һәм чишмә территориясен төзекләндерүгә тотарга булдык.

 

 

Кадыйр Гомәров фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев