Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бүген 45 градус салкын булган

Бүген, 9 гыйнвар көне, Чирмешәннең Амур ягында термометрлар минус 45 градусны күрсәткән. Әккәрәй, Иске Үтәмеш авылларында да иртән 42 - 43 градуска кадәр суыткан.

-Авылның төрле урамнарында термометрлар төрлечә күрсәтә, кемдер -42 градус, авыл үзәгендә 36, диделәр, - ди Әккәрәй урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Романовская. – Укучылар бүген мәктәпкә килмәделәр, дистанцион укыйлар.

Шешминка мәктәбендә дә бүген балалар тавышы ишетелми, хәтта 11ләр дә укытучылар белән читтән торып, он-лайн аралашалар. Биредә һава температурасы минус 41 градуска җиткән.

Иске Котыш, Түбән Кармалка, Бәркәтә авылларында иртән 38 – 39 градус салкын булган.

-Дәресләр авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында минус 23 градуста, 5-9 сыйныфларда - 25, 10-11 сыйныфларда 30 градус салкын булганда үткәрелми, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Укучылар мәктәпкә килмәсәләр дә, уку-укыту процессы туктап тормый, белем бирү дистанцион формада уздырыла.

Район үзәк хастаханәсеннән белешүебезчә, бу көннәрдә “ашыгыч ярдәм” машиналарына да юлга еш чыгарга туры килә.

-Нигездә, ОРВИ һәм кан басымыннан интегүчеләргә ярдәм күрсәтәбез, - ди фельдшер Инсаф Фәссахов. – Соңгы вакытта “приемный покой”га мөрәҗәгать итүчеләр саны да артты, күпчелек югары температура белән килә.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, салкыннар әле тагын берничә көн сакланачак. Шуңа күрә аңа күнегергә, саклану чараларын үтәргә кирәк. Табиблар, салкын организмга зыян китермәс өчен, эшкә баручыларга, саф һавага чыгучыларга җылы киенергә киңәш итәләр.

Райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин әйтүенчә дә, бу көннәрдә аеруча игътибарлы булырга, вентиляцияне, мичләр морҗаларының төтен юлын гел тикшереп торырга, бозланудан сакларга, аеруча утын белән җылытылучы өй хуҗаларына сак эш итәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә Әккәрәй авылында янгын булган, җәмгыять фермасында 12 баш бозау янып үлгән, бинага да зыян килгән.

 

Илсөяр Гайнетдтнова һәм Гөлнара Азоркина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев