Чирмешәндә бассейнга су тутырдылар
Безнең районда

Чирмешәндә бассейнга су тутырдылар

Физкультура-сәламәтләндерү комплексындагы капиталь ремонттан соң бассейнга су тутырдылар.

-Бассейн касәсенә су җыю өчен ике тәүлек вакыт кирәк булды, - диде комплекс директоры Юрий Сергеев. – Системага опрессовка ясалып тикшерелде. Монда вак-төяк җитешсезлекләрне бетерәсе бар әле.

Биредә Казаннан килгән өч бригада эшли. Алар электр системасы, су, канализация челтәрләрен яңарта, вентиляция системасы урнаштыру белән мәшгульләр.

Марат Гомәров фотосы.


Нет комментариев