Чирмешәндә Ана һәйкәле кайчан куелыр?
Безнең районда

Чирмешәндә Ана һәйкәле кайчан куелыр?

Бу хакта сүз башлауга 10 ел чамасы вакыт үтте. Күпчелек әниләр хөрмәтенә һәйкәл кую тәкъдимен хупласа да, бу изге эш һаман тормышка ашмый.

- Һәйкәл өчен урын билгеләдек, аның эскизлары да әзер, ләкин эшне башларга әлегә акча юк. Быел әлеге проект белән “Татнефть” оешмасының грантлар бәйгесендә дә катнаштык, кызганыч, ул якланмады, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов. – Киләсе елда кабат грантлар бәйгесендә катнашачакбыз, материалларыбыз әзер, бәлки анысында уңышка ирешербез.


Нет комментариев