Чирмешәндә 23 мең 500 төп чыршы утыртканнар
“Урманны саклыйк” акциясе кысаларында районда 23 мең 500 төп чыршы үсентесе утыртылды.
-Казанка участок урманчылыгы территориясенә кергән, Яңа Элмәле авылы янындагы урманның мәйданы тагын 5 гектар 30 сутыйга артты, – диде Чирмешән урманчылыгы җитәкче-урманчысы Алмаз Мотыйгуллин. – Шунда истәлекле баннер да урнаштырдык.
Россиякүләм акциягә 35 чирмешәнле кушылган. Урманчылардан кала, бу мөһим чарада район оешмаларында эшләүчеләр дә катнашты. Төп эшне техника белән башкарсалар, кечерәк, трактор керә алмаган участокларга яшь үсентеләрне кул белән утыртканнар.
Исегезгә төшерик, агач утырту буенча республиканың табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Алар республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту максатларында оештырыла. Аерым алаганда, “Урманны саклыйк” акциясе илдә тәүге тапкыр 2019 елда үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев