Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 16 квартиралы аренда йорты файдалануга тапшырылды

Әле генә 20 яшен тутырган Игорь Нагимовка, ятим бала буларак, Чирмешәндә төзелгән күп фатирлы аренда йортыннан бер бүлмәле квартира бирделәр.

- Бу, рәхмәт, туган көнемә бүләк кебек булды, - ди ул. –Барын да бик сыйфатлы эшләгәннәр, монда бүгеннән тора башларга мөмкин.

- Әүвәлге подрядчы белән бәйле, йорт төзелеше озаккарак сузылды, “Халык йорты”, “Альянс-строй” җәмгыятьләре алынгач, ниһаять, аны файдалануга тапшырабыз, - диде район башлыгы Рамил Айбатов квартира ияләренә ачкычлар тапшырганда. - Үз йортың, үз квартираң булу күпләрнең хыялы. Яхшы күршеләр туры килеп, биредә бер гаилә кебек, кызык итеп, рәхәт яшәргә язсын. Мондый төзелеш программалары өчен ил, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Яңа елга керер алдыннан Чирмешәндә менә шундый күңелле вакыйга булды.

Ал лента кисеп бүген ачылган йорт 16 квартиралы: унысы – ятимнәр, дүртесе белгечләр, берсе – инвалид бала, берсе – торакка мохтаҗ ветеран өчен.

Хәзер Диләрә Сөнгатуллинаның да үз куышы бар. Ялгызы ике бала тәрбияләүче якташыбыз район үзәк больницасында эшли.

- Бик көттек бу минутларны, - ди ул да. - Бүген улым Мансурга 4 яшь тулды, бәйрәм шуңа туры килде.

Ике бала әнисе Виолетта Ильдирякованың да кәефе күтәренке, квартира ачкычын алганда аның күзләреннән шатлыклы яшьләр тамды.

Моңа кадәр Титов урамындагы күп фатирлы йорт квартирасында яшәгән Екатерина Сдобнова да Юлчылар урамында аренда йортына күченәчәк. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кызга монда бик ошый, яңа квартира аның өчен күпкә уңайлы, беренче катта булуы аеруча яхшы.

Яңа йортта квартираларны ике контурлы газ казаннары җылыта, газ плитәсе, раковина, унитаз, ванна да куелган. Газ, су кергән. Һәр квартираның аерым үз балконы. Йортка домофон төймәләренә басып керәсе. Йорт каршында район көче белән балалар уен мәйданчыгы да ясап куйганнар.

Түләүгә килгәндә, ятимнәр айлык коммуналь чыгымнар өчен генә түли, ә арендага алучылар коммуналь хезмәтләр өчен, моннан тыш һәр квадрат метрга 55 сум түләргә тиеш.

Бүгенге чарада Федераль казначылыкның республика буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, подрядчы – “Халык йорты” җәмгыяте генераль директоры Ильвир Хәмидуллин, субподряд оешма – “Альянс-строй” директоры урынбасары Руслан Иксанов та теләкләрен ирештерделәр. Район җитәкчесе Рамил Айбатов йорт төзелешендә актив катнашучы кайбер осталарга бүләкләр дә тапшырды.

Киләсе елда Чирмешәннең Амур ягында, Чәчәкле урамында 24 квартиралы тагын бер аренда йорты төзелергә тиеш. Ул планда. Торакка мохтаҗлар, ятимнәр, белгечләр байтак икән әле.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев