Быел бездәге имән чикләвекләрен язгы салкыннар харап иткән.
Райондагы өч урманчылыкта 37 гектарда яңа урман утыртырга планлыйлар, техникалар моның өчен җир әзерли. Үзебезнең питомникта үскән 2-3 яшьлек нарат, чыршы, имән үсентеләре яңа урыннарда тамыр җибәрәчәк.
-Агачларны көзен утырту отышлырак, язын урман юлларына керерлек булганчы, туфрак та кибеп китә, шуңа үсентеләрнең байтагы һәлак булырга да мөмкин, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Шуны истә тотып, без урман культураларын көздән утыртып калдырабыз. Үсентеләребез яхшы тамырлана, шулай да 25-30 проценты корый. Аларны пошилар ашый, я чүп үләннәре тамырланырга комачаулый, туфрак килешмәгән очраклар да була. Көздән, ике-өч ел элек утырткан мәйданнарны да карап, корыганннары урынына яшь үсентеләр утыртабыз.
Урманчылар агач орлыкларын үзләре әзерли. Алар 150 килограмм каен һәм шулкадәр үк корычагач орлыклары туплаганнар. Ә 200 килограмм имән чикләвеген Тольяттидан ук барып җыйганнар.
-Имән чикләвеге һәр елны булмый, быел аны язгы салкыннар харап итте, шуңа аны җыярга чит өлкәгә чыгарга туры килде, - диде Алмаз Рифкать улы. – Әле алда чәчү эшләре бар. Орлыкларны чәчә торган агрегатыбыз юк, бу эшләр кул белән башкарыла. Болар барысы да көздән чәчелә. Каен орлыкларын беренче кар төшкәч кенә җир куенына салабыз.
5 октябрьдә ике акция планлаштырыла: “Чиста урманнар” һәм “Урман утырту көне”. Бу көнне урманчылар Чирмешәннең тарихи валын корыган агачлардан арындыралар һәм шунда бер гектар мәйданда нарат утыртырга планлыйлар. Акциядә теләгән һәр чирмешәнле катнаша ала.
-Үз территорияләренә агач утыртырга теләүче оешмаларга бераз агач үсентеләре бирү мөмкинлеге дә каралган, - диде урманчылык җитәкчесе. – Ике питомникта да үсентеләр бар, яңасында – ылыслылар, элеккегесендә яфраклылар үсә.
Нет комментариев