Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары яңа сезонны башлый

Урманчыларның яңа сезоны башланды дисәң дә була. Март аенда ук, карны тизрәк эретү өчен, питомникка көл сибеп чыкканнар. Ике питомникта да ясалма суыткыч ясаганнар.

Кардан өем ясап, өстен салам белән каплаганнар. Бу казып алынган үсентеләрне саклау өчен кирәк.

-Үсентеләр уянып бөре чыгарганчы, аларны питомниктан казып алып, карга күмәбез. Алар ясалма суыткычта үсеп китми, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Өемдәге кар эреп беткәнче үсентеләрне яңа урынга утыртабыз. Гадәттә агач утырту сезоны 10 майларга төгәлләнә.

Җирләр өлгергәч, көздән кайтарылган биш килограмм чыршы һәм 20 килограмм нарат орлыклары туфракка күмдереләчәк. Чәчү эшләрен 10-12 майдан да соңга калдырмау хәерле.

Урманчыларның эшләре берсе артыннан берсе тезелеп кенә тора. Тау битләре кардан ачылу белән корыган үләннәрне яндыруга керешәләр. Урманнарга зыян салмау максатында, бу вакытта урманда кар катламы ятарга тиеш. Ул янгын куркынычсызлыгын үтәүнең шарты. Быел Чирмешән белән Казанка һәм Түбән Кармалка белән Бәркәтә авыллары арасындагы урман буйларын шулай чистартырга планлыйлар.

Ә инде җирләр кипшенгәч янгын куркынычсызлыгы буенча эш башлана.

-30 километрда минеральләштерелгән яңа полоса ясалачак, элеккеге 123 километры яңартыла, - диде Алмаз Ривгать улы. – Паралель рәвештә агач утыртуга да керешәбез.

Урман фондында 37 гектарда яшь үсентеләр утыртыла. Үзебезнең питомникта 2-4 ел үсеп, ныгыган нарат, чыршы, имән үсентеләре Шешминка, Светлогорск, Казанка урманчылыкларында тамыр җибәрәчәк.

Урман утырту акцияләрендә урманчылар актив катнаша, аларга кушылырга теләүче  райондашларыбызны да утырту материалы белән тәэмин итәләр.

Урман буйларындагы ял итү урыннарын – беседкаларны тәртиптә тоту да урманчылар бурычы. Район территориясендәге урман буйларында 13 ял итү урыны бар. Аларның барысын да буяп, матурлап куячаклар. Халык телендә “Күтәмә перекрестогы” дип йөртелүче юл киселеше янындагы бер беседканы быел яңартып ясау планлаштырыла. Чирмешәннән Казанкага бару юлында, урман буенда, янгын куркынычсызлыгын саклауны кисәтеп, яңа баннер урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев