Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары кыр куяннарына, пошиларга тагараклар куйганнар

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының кыргый хайваннар өчен тагараклар урнаштыру акциясендә комитетның район бүлеге һәм Чирмешән лицее укучылары катнашты.

-Безнең урманнарда кыргый хайваннар өчен тагараклар һәм печән салу урыннары бар иде. Әлеге акция кысаларында Югары Кармалка авылы янындарак урманга, кыр куяннарына тоз салу өчен – өч, пошиларга ике тагарак илттек. Аларны әзерләүдә Чирмешән урманчылыгы булышты, – диде ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы Фәрит Мәгъсүмов. – Кыргый хайваннарга, кар явып, азык табу авырлашкан вакытларда тагаракларга тоз һәм печән салып торабыз.

Көзнең матур көнендә, укучылар, өлкәннәр җитәкчелегендә,  урманга барып, махсус тагаракларны урнаштырганнар һәм аларга җәнлекләр өчен тоз салганнар.  Хәзер инде кыргый хайваннар табигать яратучылар китергән күчтәнәчләр белән сыйлана.

Фәрит Мәгъсүмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев