Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән стадионында чаңгыда йөрергә гаиләләре белән килделәр

Район Советы һәм башкарма комитеты, бүлекләр хезмәткәрләре Чирмешән янындагы стадионда чаңгыда шудылар.

Үткән шимбә көнне билгеләнгән бу чарага – күмәк чаңгы йөрешенә әти-әниләр балалары белән килгән. Шунда ук чаңгылар алып, күпчелек стадиондагы карлы юлга чыкты.

-Чаңгыга мәктәп тәмамлаганнан бирле баскан юк иде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. -Вакыт юк дип акланасы килми, теләк җитми инде. Менә бүген рәхәтләнеп йөреп килдем. Кар күп, эз салынган, чаңгылар яхшы шуа.

Район башлыгы Рамил Айбатов стадионга кар машинасы белән килгән. “Әйдәгез, машинага утыртып йөртәм”, диде ул, балаларның мондый техникага кызыгып карауларын күргәч.

Глава әллә ничә малайны һәм кызны үз янына утыртып йөртте. Бу көн, һичшиксез, алар күңелендә озак сакланыр.

Гаилә елына багышлап оештырылган язгы бәйрәмгә килүчеләрне шунда ук, мичтә пешкән кайнар коймак, учак өстендәге зур казанда өлгерткән тәмле пылау белән сыйладылар. Концерт, уеннар да булды.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев