Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районыннан быелгы чакырылышта соңгы төркем армиягә китте

Әлеге егетләрнең барысы да һөнәрле, кораллы көчләр сафларына үз теләкләре белән баралар.

-Без сезгә ышанабыз, исән-сау кайтуыгызны көтәбез. Ел тиз үтә, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илфат Шәйдуллин якташларны хәрби комиссариаттан Казандагы җыелу пунктына озату тантанасында. –Сез Ватаныбызны, туганнарыгызны, якыннарыгызны сакларга барасыз. Рәхмәт, хәрби хезмәттән качып йөрмисез. Командирларыгызны тыңлагыз.

Илфат Нәгыймулла улы армиягә китүчеләргә район исеменнән кәрәзле телефон бүләк итте.

-Минем әти дә армиягә булган, абыем әле дә контракт буенча хәрби хезмәттә, - диде егетләрнең берсе – әккәрәйле Денис Макаров. –Колледжда укыдым, машина йөртүче таныклыгым да бар.

Күтәмәдән Владимир Васясин ир-туганнарыннан, алар өчәү, армиягә иң беренче булып бара. Аграр техникумда автомеханникка укыган. Хәрби хезмәткә әзер. Түбән Чегодайдан  Радмир Фәхретдинов, Яңа Элмәледән Павел Иванов, Ульяновкадан Артем Антонов та якыннары белән бер елга хушлаштылар. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов аларга саулык, түземлелек, белгечлек алып, хезмәтләрен имин үтүләрен теләде.

Егетләргә ышанабыз, билгеле. Иң мөһиме – армиягә, срочный хезмәткә үз теләкләре белән китәләр. “Кайнар нокталарга” эләкмәячәкләр. Бүгенге чарада да шулай диделәр.

Алда язылганча, узган якшәмбе иртәсендә районнан быелгы чакырылышта соңгы төркем – 5 егет армия хезмәтенә китте.

 

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев