Чирмешән районыннан 19 колхозчы санаторияләрдә ял иткән
Без бу хакта язган идек
55 ел элек
“Новый путь” колхозының Иван Матвеев (Лагерка авылы) җитәкчелегендәге бригадасы 600 баш сарыкка исәпләнгән яңа бинаны файдалануга тапшырды. Хайваннарны анда күчерделәр дә. Монда яхшы азык кухнясы да бар, анда элеккеге комбайнчы Александр Карпов (Воздвиженка поселогы) эшли.
“Ленин юлында” – 30 ноябрь, 1968 ел.
“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы комбайнчысы Газизулла Хафизуллин (Лашман) уракта 17 мең центнер икмәк суктырган. Район мәдәният йортында узган колхозчылар слетында аның иңнәренә “1968 ел урак батыры” тасмасы салынды һәм “Восход” мотоциклы ачкычы тапшырылды.
“Ленин юлында” – 30 ноябрь, 1968 ел.
Бу көннәрдә Чирмешәндәге культтоварлар кибетендә бик җанлы. Яше, карты чыршы уенчыклары ала. Кыш бабай сынына ихтыяҗ зур. Монда серпантин, конфетти, дождь һәм башка уенчыклар алып була.
“Ленин юлында” – 13 декабрь, 1968 ел.
Декабрь аенда гына да районнан 19 колхозчы санаторияләрдә һәм ял йортларында сәламәтлекләрен ныгыттылар.
“Ленин юлында” – 27 декабрь, 1968 ел.
Ивашкино авылыннан ун бала тәрбияләүче 44 яшьлек Прасковья Андреевна Гавриловага Герой-ана исеме бирелде һәм Алтын Йолдыз тапшырылды.
“Ленин юлында” – 28 декабрь, 1968 ел.
50 ел элек
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Гаҗибә Сөләйманованың исеме (Бәркәтә) “Шушма” колхозында гына түгел, бөтен районга билгеле. Ул терлекчеләрнең Бөтенсоюз социалистик ярышына кушылып, бишьеллыкның өченче, хәлиткеч елын зур уңышлар белән төгәлләү өчен керәшә.
“Ленин юлында” – 5 декабрь, 1973 ел.
Ульяновка авылыннан һәм якын тирәдәге поселоклардан күп кеше авыл культура йортына комсомол механизаторлар: Николай Ивановны, Петр Архиповны, Николай Захаровны (барысы да Ульяновкадан) армиягә озату кичәсенә җыелды.
“Ленин юлында” – 5 декабрь, 1973 ел.
45 ел элек
Күптән түгел Якты Тау поселогы клубы сәхнәсендә, укучылар катнашында, “Дуслар” дигән спектакль куелды. Ул Иске Кади урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшләүче Фәһимә Әмирханова һәм Гүзәлия Шәфигуллиннар җитәкчелегендә оештырылган иде.
“Ленин юлында” – 2 декабрь, 1978 ел.
Иптәш Л.И. Брежневның “Чирәм җир” истәлекләре Политик әдәбият нәшриятында аерым китап булып чыкты.
“Ленин юлында” – 13 декабрь, 1978 ел.
1978 ел ахырына район хуҗалыкларында 705 трактор, 283 комбайн һәм 247 автомашина исәпләнә.
“Ленин юлында” – 31 декабрь, 1978 ел.
Район хезмәтчәннәре 1978 елда 61 җиңел автомобиль, 170 мотоцикл, 548 суыткыч, 400дән күбрәк телевизор һәм 375 кер юу машинасы сатып алган.
“Ленин юлында” – 31 декабрь, 1978 ел.
40 ел элек
Орджоникидзе исемендәге колхозда дуңгызлар өчен азык хәзерләү оештырылды. Тракторчы Минхәмит Гатин ылысны фермалар янына китерә һәм ул “Волгарь” аша чыгарылып малларга бирелә.
“Ленин юлында” – 3 декабрь, 1983 ел.
2 нче участок урманчысы Захар Петрович Прокофьев (Сосновка) быел гына да 150ләп сыерчык оясы ясады.
“Ленин юлында” – 3 декабрь, 1983 ел.
35 ел элек
Минсәгыйть Шакиров – 1988 елның 25 ноябреннән – КПСС райкомы беренче секретаре. Иптәш Шакиров – 1970 елдан КПСС члены, югары белемле, белгечлеге – инженер-механик.
“Ленин юлында” – 2 декабрь, 1988 ел.
Район газетасы редакциясе якташыбыз Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге премия булдырды.
“Ленин юлында” – 7 декабрь, 1988 ел.
Чирмешәндә төзелеш материалларының ассортименты бик ярлы. Булганы да бик кыйммәт. Материалларның күпмедер өлеше “астан шуа” яисә күпләп оешмаларга сатыла. (Редакциягә килгән хаттан).
“Ленин юлында” – 10 декабрь, 1988 ел.
Чирмешәннең икмәк комбинаты янындагы “сакаллы” төзелештә, ниһаять, “боз кузгалды”. Кешеләргә бик кирәк объект – колбаса эшләү, ыслау цехы бинасы стенасының байтак өлеше күтәрелде. Якын киләчәктә әлеге цех белән янәшәдә алкогольсез эчемлекләр чыгару цехы да сафка басачак.
“Ленин юлында” – 17 декабрь, 1988 ел.
16-17 декабрьдә җир тетрәүдән бәла-каза күргән Әрмәнстан халкына ярдәм фондына район халкыннан 14061 сум 40 тиен акча керде.
“Ленин юлында” – 21 декабрь, 1988 ел.
30 ел элек
Быел Бөгелмә электр челтәренең район участогы үз эшчеләре өчен ике квартиралы тагын бер йортны файдалануга тапшырды. Шофер Александр Кузин һәм мастер Александр Фишер яңа квартираларыннан ачкыч алдылар.
“Ленин юлында” – 4 декабрь, 1993 ел.
3 декабрь көне Әмир авылы тарихына кереп калыр - бу көнне авылга газ килеп җитте. Яңа елга кадәр 15 йортны челтәр газына тоташтыру планлаштырыла.
“Ленин юлында” – 4 декабрь, 1993 ел.
Иске Үтәмеш авылындагы мәчеткә 117 ел. Бинасы искергән, түбәсеннән су үтә башлагач та, үтәмешлеләр аны реставрацияләргә карар кабул иттеләр.
“Ленин юлында” – 18 декабрь, 1993 ел.
Ягулык, аны сатып алырга акчалары булмау сәбәпле, кече автотранспорт предприятиесе автобуслары парктан чыга алмый.
“Ленин юлында” – 22 декабрь, 1993 ел.
Иске Үтәмеш белән Иске Сережкино авыллары арасында да яхшы юл озак көттермәс. 3 километр озынлыктагы юлны ныгыталар, әле дә вак таш китерәләр.
“Ленин юлында” – 25 декабрь, 1993 ел.
Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев