Чирмешән районындагы котельныйларда җитешсезлекләр табылган
Безнең районда

Чирмешән районындагы котельныйларда җитешсезлекләр табылган

Район коммуналь челтәрләреннән хәбәр итүләренчә, бездә җылыту котельныйлары, нигездә, әзер, вак-төяк эшләрне генә төгәллисе калган. Коммуналчылар 56 котельныйга хезмәт күрсәтә.

- Ростехнадзор белгечләре  район мәктәпләрендәге, мәдәният йортларындагы   ун котельныйны сайлап карап чыккан иде. Алар җитешсезлекләрне атадылар, хәзер шул кимчелекләр төзәтелә, - диде “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре”  предприятиесе  директоры урынбасары Михаил Арютин.

Михаил Иванович әйтүенчә,  әгәр уртача тәүлеклек температура өч көн дәвамында  плюс 8 градустан салкын торса, биналарга котельныйлардан җылылык җибәрелә башлый. Иң беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә, сәламәтлек саклау учреждениеләренә. Узган елда җылылык сентябрь урталарында бирелгән.


Нет комментариев