Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында уяулык турында сөйләштеләр

Гражданнар күп җыелучы урыннарда җәмәгать тәртибен тәэмин итү – власть һәм хокук саклау органнарының, тормышны тәэмин итүче оешмаларның мөһим бурычы.

Бу ай азагында, Республика көне уңаеннан, байтак чара уздырылачак, 1 сентябрьдә яңа уку елы башлана. 11 сентябрьдә райондагы берничә җирлектә җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар булачак. Муниципаль районның террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында шулар, иминлекне тәэмин итү хакында сүз барды.

- Без бу көннәрдә көчәйтелгән режим буенча эшлибез, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча начальнигы Юлдус Билалов. – Чаралар үтәчәк урыннарда җаваплы сотрудниклар кизү торачак. Бәйрәм чаралары уза торган һәм мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үткәрелүче урыннарны гел тикшереп тору зарур. Сайлаулар вакытында тавыш бирү биналарында һәм алар янындагы территорияләрдә җәмәгать тәртибен һәм иминлеген тәэмин итү, бюллетеньнарны китерү, саклау буенча чаралар күрелергә тиеш.

Белем көнендә, аңа эзерлек вакытында террорчылык гамәлләрен кисәтү чаралары хакында район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова чыгыш ясады. Утырышта тормышны тәэмин итүче башка кайбер, күзәтчелек, янгын часте, гадәттән тыш хәлләр оешмалары вәкилләренең мәгълүматы да тыңланды.

Мәктәп укучыларын автобуста йөртү дә даими контроль сорый. Хәзер мәктәп автобусларында ике видеокамера да куелырга тиеш икән, берсе – йөртүчене, икенчесе  – салонны күзәтү өчен.

– Барын да көн саен тикшереп тору, тиешле таләпләрне төгәл үтәү мөһим, – диде район башлыгы, террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе Фердинат Дәүләтшин. – Шикле, ят кешеләрне игътибарсыз калдырмаска, буш йортларны да карап торырга кирәк. Иминлек мәсьәләсе бик җитди, ул барыбыздан да җаваплылык сорый.

Утырышта Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев террорчылыкка каршы тору өлкәсендәге хәл нәтиҗәләре, бу җирлектә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш хакында сөйләде. Аннан күренгәнчә, биредәге өч авылда төрле милләт халкы дус, тату яши. Кызганыч, соңгы елларда халык саны сизелерлек кимегән, туучылар бик аз, үлүчеләр, читкә китүчеләр күп.

Утырышта тикшерелгән, көн тәртибенә куелган барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев