Чирмешән районында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар саны арткан
Бүген районда федераль ташламаларга ия 1801 кеше яши, алар бушлай дарулар яки айлык акчалата түләү алырга хокуклы.
Аларның күпчелеге – 1024 кеше акчага өстенлек биргән. 2024 елда 777 райондашыбыз социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланачак, ягъни даруларны бушлай алачак.
2023 елда ташламаларга ия якташларыбыз 1832 булган, шуларның 1067се ташламалардан баш тарткан. 765 кеше социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев