2024 елда районда күп фатирлы сигез йорт “Безнең ишегалды” республика программасына керә. Бүген моңа документлар әзерлиләр. Бу йортлар әлеге программа буенча төзекләндерелергә тиешле районда соңгылары.
- Киләсе елда райондагы барлык күп фатирлы йортларның ишегалларын яңартып бетерергә планлыйбыз. Җәйгә Чирмешәннең Техническая урамының, 28 һәм 30, Титов урамының, 13 һәм 15, Юл урамының, 30, XXII партсъезд урамындагы – 46нчы, Кирпеч заводындагы һәм Күтәмә авылындагы күп фатирлы тагын берәр йортның ишегалларына төзүчеләр киләчәк, - диде “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Тамара Тимохина.
Бу йортларның ишегалларына асфальт түшәү, тротуарлар ясау, урнаштыру, автомобиль кую урыннарын киңәйтү, эскәмияләр, бордюрлар, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла.
Нет комментариев