Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында пассажирлар йөртү чыгымнарын каплауга бюджеттан субсидия бирелә

Район чикләрендә, авыл җирлекләрендә халыкка һәм оешмаларга транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру буенча кайбер вәкаләтләр район башкарма комитетыннан авыл җирлекләре башкарма комитетларына бирелә.

Муниципаль район Советының утыз беренче утырышында бу хакта карар кабул ителде. Алда язылганча район башкарма комитеты Бәркәтә, Кармыш, Лашман, Түбән Кәминкә, Түбән Кармалка, Яңа Элмәле, Иске Котыш, Иске Үтәмеш, Шешминка, Чирмешән җирлекләре белән килешү төзергә тиеш.

Сүз уңаеннан. Шул ук утырышта авыл җирлекләренә транспорт хезмәте өчен, ягъни пассажирлар йөртү чыгымнарын каплауга бюджеттан, субсидия рәвешендә, 3 миллион 228 мең сум акча бирү хакында да карар чыгарылды.

Депутатлар муниципаль район Советының “Чирмешән муниципаль районының 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджеты турында” 2022 елның 9 декабрендәге 148 нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр дә керттеләр. Аның нигезендә 2023 елда алынган һәм район бюджеты счетларында ел башына калган средстволар исәбенә бюджетның керемнәре һәм чыгымнары суммасы 55 миллион 171 мең сумга күбәйде. Әлеге казна акчаларының нинди максатларга тотыласы да күрсәтелде.

Утырышны муниципаль район башлыгы һәм Совет рәисе урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X