Чирмешән районында милек салымнарының 88 проценты түләнгән
Безнең районда

Чирмешән районында милек салымнарының 88 проценты түләнгән

Кемнәр тыныч йоклар? Әлегә иң түбән күрсәткеч район үзәгендә һәм Кармыш авыл җирлегендә.

Район халкы 2022 ел өчен 1 декабрьгә чаклы түләргә тиешле 29854 сум күләмендәге милек буенча салымнарының 26167 сумын түләгән, бу тиешленең 88 проценты. Физик өч төрле: милек,  җир, транспорт өчен салым түләргә тиеш иде.

Район финанс-бюджет палатасыннан хәбәр итүләренчә, 7 декабрьгә Иске Үтәмеш, Иске Котыш, Яңа Кади авыл җирлекләрендә әлеге салымнарының - 97,  Түбән Кәминкә, Мордва Афонькәсе, Югары Кәминкә җирлекләрендә 96 проценты түләнгән.

Физик затлар милкенә салымны Түбән Кәминкә, Иске Үтәмеш, Яңа Кади җирлекләрендә яшәүчеләрнең барысы да түләгән. Түбән Кармалкада бу күрсәткеч – 60, Бәркәтәдә 58 процент тәшкил итә. Район буенча уртача күрсәткеч -  86 процент.

Җир салымы буенча Иске Үтәмеш,  Бәркәтә, Түбән Кәминкә җирлекләре халкының 2022 ел өчен бурычлары калмаган. Ә менә район үзәгендә яшәүчеләрнең  бу яктан 69 проценты гына түләүләрне башкарган. Район буенча уртача күрсәткеч - 89 процент.

Транспорт салым буенча Яңа Кади авыл җирлеге “чиста”, иң түбән күрсәткеч  Кармышта – 77 (район буенча 88 процент).

Марат Гомәров фотосы.

 


Нет комментариев