Чирмешән районында кар катламы – 40 сантиметр
Безнең районда

Чирмешән районында кар катламы – 40 сантиметр

Район басуларында яткан кар калынлыгы уртача 40 сантиметр тәшкил итә.

-Кар көрәргә күп дип зарлансак та, мондый явым-төшем авыл хезмәтчәннәрен сөендерә: бу яхшы уңышка - өмет. 1 сантиметр кар катламы 1 градус салкынлыкны тота, уҗымнарыбызны суыктан саклый. Былтыргы белән чагыштырганда, кар 5 сантиметрга күбрәк яуган, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин.

 


Нет комментариев