Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Районда мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Битараф булмаган якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нидер бәйлиләр, тегәләр, кирәкле әйберләр алалар.

- Оешмалар, учреждениеләр генә түгел, аерым райондашларыбыз да акча бирәләр яки күчерәләр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова. –Чирмешәнлеләр якташларыбыз өчен борчыла һәм аларга булышырга әзер.

Ләйләгөл Вагыйз кызы әйтүенчә, акча муниципаль район Советы бухгалтериясендә җыела. Медикаментлар, җылы кием, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак җыю пункты итеп “Орион” яшьләр үзәге билгеләнгән.

- Мөрәҗәгать итсәләр, без якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм дә итәбез, - ди Моксинова. –Хәзерге вакытта андагы егетләргә ике автомашина алу өчен акча җыела.

Гуманитар ярдәм итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга мөмкин:

8-927-042-19-74 (Рәсим Шәрифуллин, район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе, гуманитар ярдәм җыю координаторы);

8-927-457-17-80 (Лилия Кәлимуллина, муниципаль район Советы бухгалтеры, “тере” акча җыю өчен җаваплы).

Акча күчерү өчен карта реквизитлары: 2200 5301 5306 7913  (Венера Ш).

Чат “СВОих не бросаем”  Телеграмда  https://t.me/+ikYqLGFOAixhOGNi

 

Гөлнара Азоркина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев