Чирмешән районында беренче сабый 1 гыйнварда туган
Безнең районда

Чирмешән районында беренче сабый 1 гыйнварда туган

Чирмешәндә яшәүче Лилия Таджиева белән Оганнес Мовсесянның дүртенче сабыйлары туган.

Лилия улын 1 гыйнварда, 0 сәгать 30 минутта Әлмәт шәһәрендә тапкан, улларына Давид исеме биргәннәр. Давид гаиләдә дүртенче булса, 2023 елда районда туган беренче бала.

Сүз уңаенда. Күп балалы гаиләнең беренчеләре Даутка – 16, Мәликәгә – 8, Эмильгә 2 яшь тә 7 ай.

фото: гаилә архивыннан


Нет комментариев