Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында алдагы бәйрәмнәрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында барыбызның да уяу булуы сорала.

Күп кеше катнашында узачак бәйрәм чаралары урыннарын көн саен тикшерү, андый җирләрдә кизү торуны оештыру, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү, пиротехник эшләнмәләрне рөхсәт ителгән урында гына куллану, керү-чыгу юлларын чиста, тәртиптә тоту мөһим. Тормышны тәэмин итүче оешмаларга, полициягә, янгынга каршы хезмәтләргә, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләренә аеруча җаваплы, гадәттән тыш хәлләргә гел әзер булырга кирәк.

Мунициапаль районның террорчылыкка каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында шулар һәм террорчылык гамәлләрен кисәтү буенча өстәмә чаралар турында сүз  барды, әлеге мәсьәләләр уңаеннан кайбер җитәкчеләрнең чыгышлары тыңланды.

Комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов рәислегендә үткән утырышта районның сәламәтлек саклау объектларында һәм үзәк больницада куркынычлык һәм террорчылыкка каршы торуны тәэмин итү, бәйрәмнәргә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлек хакында да сөйләштеләр. Аннары Чирмешән муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең 2023 елга эш планы проекты каралды һәм утырышның көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев