Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучысы 112 номерына ялган хәбәр җиткергән

40 яшьне узган хатын-кыз – ана гомере буена беркайда да эшләмәгән, гаилә инвалид ата кешенең пенсия акчасына очын-очка ялгый.

Бу әти белән әнинең күзләре начар күрүче кызларына күзлек алып бирергә дә мөмкинлекләре булмаган. Ярый әле игелекле кешеләр табылган, балага дөньяга тулырак карарга ярдәм иткәннәр. Яши торган йортлары теркәлмәгән, газ плитәгә генә тоташтырылган, өйдә суык, чисталык һәм тәртип юк. Ана кеше моңа артык кайгырмый да кебек.

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе балаларның нормаль шартларда яшәүләрен һәм укуларын тәэмин итү юлларын эзли. Ата-аналарга проблемаларын чишүдә булышырга тырышалар, киңәшләр бирәләр.

Комиссия утырышына балаларына начар тәрбия бирүче ике ата кеше дә чакырылган. Алар ялгышларын аңлаганнар. Түбән Чегодайдан В. эчкечелектән дәваланган, инде эшкә урнашып йөри. Кармышлы өч бала атасы Ш. да хатасын тиз аңлап, бу гадәтен ташлаган. Шулай да аларга штраф рәвешендә җәза бирелде.

Әккәрәй авылы кызы махсус хезмәтләргә ялган хәбәр җиткергән: 112 номеры буенча шалтыратып, әнисе аңа кул күтәрә, дип әйткән. Билгеле, полиция хезмәткәрләре хәбәр буенча юлга кузгала һәм аның ялган булуы ачыклана. Сүзгә килгән яшүсмер әнисен шулай куркытырга уйлаган. Болай шаяру бу гаиләгә 1000 сумга төшкән, бу әле җәзаның иң кечкенәсе.

Укырга йөрергә теләмәүче, дәресләрдә бик сирәк күренүче укучылар да комиссия алдына басты. Светлогорск поселогы кызы  мәктәпкә йөрмәвен еш авыруы белән аңлатса, Чирмешән лицее егетенең төгәл генә дәлиле дә юк иде.

Кибеттән кәнфит чәлдергәндә сәүдә ноктасының күзәтү камерасына эләккән ике Чирмешән яшүсмере белән дә аңлату эшләре уздырылды.  Бу укучылар белән психолог эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X