Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары “Аҗаган” уенында катнаштылар

Кадетлар мәктәп-интернаты базасында узган “Аҗаган 2.0” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабында кадетлар мәктәп-интернаты командалары беренче урынны яулады.

Әлеге бәйгедә 1 нче Чирмешән мәктәбе (ике команда), кадетлар мәктәп-интернаты (ике команда), лицей, Күтәмә, Лашман, Ивашкино, Бәркәтә,  Ульяновка, Әккәрәй, 2 нче Чирмешән мәктәпләре һәм аграр техникум вәкилләре көч сынашты.

Командаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин, “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова  сәламләде.

-Без мәктәптә укыганда да “Аҗаган” уеннары оештырыла иде. Анда үземнең катнашканым әле дә хәтердә. Сезгә ярышларны лаеклы үтүегезне, грамоталыгыгызны һәм патриотизмыгызны күрсәтүегезне телим. Барыгызга да уңышлар телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Аҗаган - башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт уены. Бу уеннарның максаты – армия сафларына алыначак үсмерләрне гражданлык һәм патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклауга әзерләү.

Бәйге барышында катнашучылар төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә ярыштылар (стройда йөрү, хәрби-тарихи сорауларга җавап бирү, йөгерү, химик һөҗүмнән саклану чараларын кию, турникта тартылу, беренче медицина ярдәме күрсәтү, Калашников автоматын сүтеп-җыю һәм башкалар). 

-“Аҗаган” уеннарында беренче тапкыр катнашуым, - ди 1 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Әнвәр Гыйниятуллин. – Безнең команда яхшы чыгыш ясаса да, кайбер бәйгеләрдә осталыкны арттырырга кирәклеген дә аңладык, бераз тәҗрибә дә җитеп бетмәде.

Үткәрелгән сынаулар һәм ярышлар нәтиҗәсендә зур сыйныфлар төркемендә кадетлар мәктәп-интернаты укучылары, алда әйткәнебезчә, җиңү яулады. Икенче урынны 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары алды. Лицей командасы өченче урында. Уртанчы сыйныфлар төркемендә шулай ук кадетлар беренче урында, 1 нче мәктәп – икенче. Җиңүчеләр район мәгариф бүлеге грамоталары, “Алдынгылар хәрәкәте” дипломнары һәм футболкалары белән бүләкләнде.

Кадетлар мәктәп-интернаты командалары район данын Чистайда үтәчәк зона этабында яклаячак.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев