Чирмешән районы мәктәпләренең дүртенчесендә ашханә ремонтлана
Безнең районда

Чирмешән районы мәктәпләренең дүртенчесендә ашханә ремонтлана

Яңа уку елыннан Әккәрәй мәктәбенең дә азык-төлек блогында аш әзерләү шартлары яхшырачак. Биредә республика программасы буенча капиталь ремонт бара.

- Ашханәне капиталь ремонтлауга 9 миллион 12 мең сум акча бүлеп бирелде, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Инде мәктәпләрнең дүртенчесендә шундый төзекләндерү эшләре бара. Үткән елларда Чирмешән лицееның, 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләренең ашханәләре ремонтланган иде.

Әккәрәй мәктәбендә сүтү эшләре тәмам,  осталар хәзер электр үткәргечләре сузу белән мәшгуль. Ашханәнең идәне шомарачак, стена, түшәм дә яңартыла, яңа җиһазлар урнаштырылачак.


Нет комментариев