Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы җитәкчеләре балаларның хыялын чынга ашырды

“Теләкләр чыршысы” акциясе райондагы 22 баланың хыялын тормышка ашырды. Район оешмалары җитәкчеләре чыршыга эленгән хатларны алып, анда язучыларның теләкләрен үтәделәр.

Кемдер телефон, икенчеләре планшет сораган, чаңгычылар костюмы (горнолыжный костюм) турында хыялланучылар да булган, кайберәүләрне тәм-томнар җыелмасы да бәхетле иткән.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илфат Шәйдуллин Күтәмәдән Иван Аряшовны балык тоту өчен кирәк-ярак җыелмасы белән сөендергән. Район башкарма комитетының спорт бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ләйсән Глүмова һәм “Энерготехсервис” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Нуруллин Чирмешәннән бертуган Анжелика һәм  Анастасия Бокиналарга чаңгычылар костюмы алып биргәннәр. Район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова Чирмешәннән 14 яшьлек Евгений Перцевның теләген чынга ашырган, яшүсмер яңа смартфонлы булган. Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Илшат Закиров Ивашкино авылыннан 9 яшьлек Максим Ивановка планшет бүләк иткән. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов Иске Кадидан Вика Терихованы теләген үтәде - 9 яшьлек кыз смартфонлы булды. Күтәмәдән 4 яшьлек Софья Аряшова бүләк курчаклар һәм уенчык бала арбасы белән уйнаячак. Кармыш авылыннан Айсылу Шәмсунова чыбыксыз колакчынлы булган, ә энесе Азатка пульт белән эшли торган уенчык автомобиль бүләк иткәннәр. Чыршыга эленгән бер генә хат та җавапсыз калмаган. Алда язылганча, ил күләмендәге әлеге акциядә райондагы башка кайбер җитәкчеләр дә актив катнашканнар, нәрсәдер бүләк итеп, балаларны сөендергәннәр.

 

Эльмира Галәветдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев