Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы тормыш сыйфаты яхшырсын өчен сайлады

Район җитәкчесе Рамил Айбатов Россия Президентын сайлауның өченче көнендә туган авылы Бәркәтәдә тавыш бирде.

-Райондагы башка участокларда да сайлаулар матур гына бара. Ахырга кадәр шулай булсын иде. Алай да уяулыкны югалтмыйк, - диде ул.

Рамил Тәлгать улы бюллетеньне урнага салгач гаиләсе белән фотога да төште, сайлау барышы белән кызыксынды.

Бәркәтәдәге бу участокта да сайлаучылар бик актив. 17 мартта, көндезге сәгать 10га тупланган мәгълүматларга караганда, исемлектәге  466 кешенең 408се бюллетень алган да.

 Ә районда, район территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итүләренчә,  бу вакытка 10 мең 354, ягъни 77 процент сайлаучы тавыш биргән.

Бүген дә сайлау участоклары 20 сәгатькә кадәр ачык була.

авто фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев