Чирмешән районы башлыгы сөт җыючы эшмәкәрләр белән аралашты
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы сөт җыючы эшмәкәрләр белән аралашты

Ел башында халыктан сыер сөтенең литрын 28 сумнан сатып алсалар, бүген районда аның бәясе 15 - 16 сумга кадәр үк төште. Ә кибетләрдә сатылучы сөт бәясе ник бер тиенгә кимесен.

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, быелгы корылык та терлек, сыер асраучыларның ярасына тоз салган сыман: терлек азыгы кыйммәтләнде, бөртеклеләр  уңышы сөендерми, димәк, фураж арзан булмас.

Менә шундый катлаулы, киеренке хәлдә район башлыгы Рамил Айбатов сөт җыючы эшмәкәрләребез белән очрашып сөйләште.

- Узган ел белән чагыштырганда, районда савым сыерлары 100дән дә күбрәк башка кимегән. Моңа тагын юл куярга ярамый. Бурыч – халыктан сөтне сатып алу бәясен арттыру әмәлен табарга. Мал санын бер киметтеңме, арттыруы бик кыен Шундый шартларда кайбер эшмәкәрләр сөт өчен вакытында исәп-хисап та ясамый икән. Халыкның алай гайрәтен кайтармагыз, - диде әлеге җыенда Рамил Тәлгать улы.

Түбән Кәминкә авыл җирлегендә халыктан сөтне биш еллап Алмаз Хәйдәров җыя. Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә – районда иң күп сыер асраучы авыллардан. Мондагы шәхси хуҗалыклардан көненә 1500 килограмм тирәсе сөт сатыла.

- Күп дисәк тә, сыер асраучы уңганнар олыгая, ә терлек тотучы яшьләр сирәк. Елы да уңышлы булмады  бит, бар да кыйммәт. Менә миндә - 9, абыйда 6 баш мөгезле эре терлек бар, быел 200 мең сумлык печән генә алдык.   Печәннең бер төргәге уртача 2 мең сумлап тора. Әле 30 тонналап фураж кирәк булыр. Сөт бәясе шулай торса, яшереп-нитеп торасы юк, халыкның күңеле төшә инде. Июль аенда исәп-хисапны 16 сумнан ясаячакбыз, халыкка сөт өчен бурычларым юк, - ди Алмаз Минзәки улы.

Ел башында район авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыкларда -  1758, зур, эре хуҗалыкларда 1182 баш савым сыеры исәпләнгән. Сөтлебикәләр иң күбе “Ильхан” , “Сөлчә”, “Әккәрәй” җәмгыятьләрендә.

- Быел хәтта салам да күп түгел. Дөрес, соңгы яңгырлар үләннәрне икенче кат чабып алуга өметне уятты уятуын. Терлекләрне ничек тә киметмисе иде. Дәүләт бер сыерга 2 мең сум күләмендә субсидия бирә. Терлек асраучы халыкка ярдәм булсын дип, районда элеватор,  моноазык җитештерә торган үзәк - кормоцентр төзергә ниятлибез. Көтүлекләрне дә авылларга якынайтырга кирәк, - диде  Рамил Айбатов.

Районда  1620 гектарда борчак уңышы өлгерде, быел елда аның саламы терлек азыгы буларак – зур байлык, диделәр җыенда белгечләр.

- “БИО-АГРО” җәмгыяте Бәркәтә ягындагы дымлы урында үстерелгән борчак уңышын җыя башлады. Аларның җитәкчелеге белән саламны  сиптермичә, теземнәргә – покосларга салып бару хакында килештек. Районның авыл җирлекләре үз техникалары белән (аларның подборщиклары бар)  шушы саламны җыеп алса, кирәксенүче халыкка бу яхшы терлек азыгы булыр иде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин.

Марат Гомәров фотолары 


Нет комментариев