Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы авылларында үзсалым җыю хакында җыеннар уза

Район авыллары халкы киләсе елда үзләрендә башкарылачак эшләрне планлый һәм моның өчен кирәкле үзсалым күләмен килешә.

Бәркәтәдә, әйтик, әлеге уңайдан авыл җыены узды инде. Анда үзсалымны җан башыннан 600 сум күләмендә җыелырга килешкәннәр. Елдагыча, урам юлларын, яктырткычларны, зиратларны тәртиптә тоту чыгымнарыннан тыш, бу авылда халык акчасына киләсе елда да Шушма елгасы аша стадион ягына чыга торган басманы ремонтлаячаклар. Урамнарны чисталыкта тоту өчен чапкычлар – триммерлар да зарур. 

Күтәмәдә дә триммерлар алмакчылар, җирлек тракторына  асылма җиһазлар кирәк.

– Бездә, еллык эшләрдән кала, 2023 елда да үзсалым акчасына “Керкәле” чишмәсе тирәсен төзекләндерүне дәвам итәчәкбез. Анда язгы ташулар вакытында чыганакка  елга сулары керә, шуның өчен чишмә юлын казып бераз тирәнәйтәсе бар. Карт агачларны да кисәчәкбез. Югары Кәминкәдәге “Таллы” чишмәсе тирәсен тотып алырга ниятлибез, - диде Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев.

Ивашкинода киләсе елда үзсалым акчаларының берникадәрен  “Ивашкино” чишмәсе буен тәртипкә китерүгә тотмакчылар, аның коймаларын буярга кирәк. Лашманда һәм Әмирдә дә чишмәләр халык акчасы хисабына матурланачак. Бу җирлек тракторы өчен роторлы чапкыч та алмакчылар. Кармыш авыл җирлегендә инде юкка чыккан Саклык авылы каберлеге тирәсен тотып алу эшләре киләсе елга да калды.
Түбән Кармалка авыл җирлеге тракторының чапкычы тузган, яңаны алмакчылар. Чүп үләннәрен чабу өчен триммерлар кирәк.
Иске Элмәледә үзсалым акчаларына Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә яңа обелиск та ясамакчылар. 
Авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев