Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы авылларында табигатькә сак карарга тырышалар

Узган ун айда районның административ комиссиясендә 78 эш каралган, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 60 кешегә әлегә кисәтү ясалган, 18 кешегә штраф салынган.

- Җәй дәвамында районның барлык торак пунктларында да диярлек рейдлар үткәрелде, - административ комиссия сәркәтибе Рәмилә Рахматуллина. – Елдан-ел авыллар “йөзе” уңай якка үзгәрә бара. Халык чисталыкка өйрәнә, матур заманча йортлар, чәчәкләргә күмелеп утыручы хуҗалыклар да күп. Әйтик, Утыз Имән, Әмир авыллары халыкына карата дәгъва юк. Иске Үтәмеш авыл җирлеге территориясендә бик уңган, чисталыкка битараф булмаган кешеләр яши. Соңгы елларда Шешминкада да  якка яхшы үзгәрешләр күзәтелә, күпчелек урамнарда тәртип, чишмә буйлары да бик матур. Кызганыч, мондый хәл бөтен авылларда да мактанырлык түгел әле. Мәсәлән, Түбән Кармалка авыл җирлегендә урнашкан Югары Кармалка халкына әлеге юнәлештә байтак эшлисе бар, ә менә Чумачкада бу яктан тәртип.

Комиссия аерым кешеләрне генә түгел, кагыйдәләрне бозган вазифаи затларны да штрафка тарта. Әйтик, быел ике авыл җирлеге башлыгына 15 мең сум штраф салынган. Бер авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе дә, кисәтү ясаганнан соң,  ферма тирәсен чистартып куйган, эш штрафка барып җитмәгән.  

Рәмилә Рахматуллина сүзләре буенча, тиешсез урыннарда реклама кәгазьләре ябыштырган эшмәкәрләргә дә комиссия әгъзалары алдында җавап бирергә туры килгән. Район үзәгенә сәүдә итәргә килгән ике кешегә, кагыйдәләрне санга сукмаган өчен, штраф салынган.

- Форсаттан файдаланып, шуны да билгеләп үтәсе килә: район үзәгендә зур күпер ремонтка ябылгач, чирмешәнлеләр асылма күпер аша йөри башладылар. Һәм кайберәүләр әлеге тирәдә, аеруча Заречная, Береговая урамнарында, яр буена чүп – чар ташлап калдыралар, - ди Рәмилә Мәүлет кызы. – Моннан көн саен йөзләгән кеше уза. Бу пычракны күреп, безгә дә хәбәр итәләр. Ике якта да контейнерлар куелган югыйсә, чүп пакетларын шунда ташласыннар, әйләнә-тирәне пычратмасыннар иде.

Кемдер су буйларына чүп ташлый, башкалар җыештыра. Чирмешәнлеләр ел саен “Россия сулары” Бөтенроссия акциясендә дә актив катнашалар. Быел 1 нче Чирмешән мәктәбе, Түбән Кәминкә, Туймәт, Түбән Кармалка, Лагерка авылларының мәдәният хезмәткәрләре бу эшкә үзләренең өлешен керттеләр, елгаларның, чишмәләрнең яр буйларын чистарттылар, чүп-чардан арындырдылар.

Рәмилә Рахматуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев