Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицее сайлау көнендә ярминкә оештырды

Чирмешән лицее коллективы: укытучылар, укучылар, ата-аналар, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максаты белән, игелек ярминкәсе оештырдылар.

Ярминкәдә нәрсә генә юк: камыр ризыклары, азык-төлек, кайнатмалар, салатлар, йомшак уенчыклар, бижутерия һәм башка күп нәрсәләр. Шунда ук коймак та пешерәләр, самавырда чәй дә кайнаталар.

Сатучылар товарларын матур итеп төргәннәр, бәяләре күрсәтелгән этикеткалар ябыштырганнар.

-Бу безнең быел беренче игелек ярминкәсе. Аны райондагы иң зур мәгариф учреждениесе – Чирмешән лицее башлап җибәрде, - диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Ел ахырына кадәр мондый чараны башка мәктәпләр һәм балалар бакчалары белән дә оештырачакбыз. Шулай без махсус хәрби зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм күрсәтәбез, монда сатудан җыелган средстволарны аларга җибәрәбез. Ата-аналарга, укытучыларга, балаларга рәхмәт, мондый ярминкәдән берсе дә читтә калмый, алар бик оешкан төстә үтә. 

Сүз уңаеннан, сайлауга килүчеләр дә ярминкәдән кирәк әйберләрен сатып алдылар. Бүген Россия Президентын сайлауларның соңгы көне.

Чирмешәндә яшәүче Фидания Хамидуллина монда үзләренә кирәк байтак әйбер таба икән.

-Мондый ярминкәләргә гел чыгам. Үземә кирәкле әйберләр дә алам. Менә бүген сыерчык оясы алдым. 1 мең сум гына, минемчә, кыйммәт түгел, - диде ул.

Лицейлылар ярминкәсен район башлыгы Рамил Айбатов та кызыксынып карады, югары бәя бирде. Район җитәкчесе бүген дә байтак әйбер сатып алып, “игелек өстәленә” куйды. Башка чирмешәнлеләр дә ярминкәдә алган товарларын монда калдырдылар. Бу продукция дә хәрби операция зонасына озатыла.

 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев