Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлларында скутерда йөрүчеләр күбәйде

Соңгы вакытларда урамнарда балалар һәм яшүсмерләрнең скутерда, мотоциклда йөрүләре гадәти күренешкә әверелде. Кызганыч, андый механик средстволарда һәлакәткә юлыгучылар да шактый.

Бу хакта районда хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышында борчылып сөйләделәр. Монда ата-аналар җаваплылыгы турында да әйтелде.

Комиссия рәисе урынбасары, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов алып барган утырышта Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Иван Пешков гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы, аларны бу эшкә җәлеп итүнең нәтиҗәлелеген яхшырту хакында чыгыш ясады.

Шул ук докладчы конкрет яшәү урыны булмаган кешеләрне социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән чаралар, профилактикалау субъектларының гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре өлкәсендә җинаятьләрне кисәтүне гамәлгә ашыру хакында мәгълүмат җиткерде.

Көн тәртибендәге өченче – архив эше һәм бетерелүче оешмаларда документлар сакланышын тәэмин итү турында архив бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гыйнияуллина чыгышы тыңланды.

Комиссиядә тикшерелгән әлеге мәсьәләләр уңаеннан карарлар кабул иттеләр.

Марат Гомәров һәм Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев