Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән яшьләре үз проектларын яклады

«PROнас-2023» I яшьләр форумы районның креатив, инициативалы яшьләрен бергә җыйды. “Орион” яшьләр үзәгендә узган чара барышында яшьләрне нәрсәләр кызыксындыруын, ниләр җитмәвен белделәр.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкиле, Идел буе федераль округында социаль проектларның бәйсез эксперты Софья Хәсәнова, Яшьләр бүлеге рәисе, "ТНВ-ТЯГ" республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты референты Данил Данилов форумның әйдәүче спикерлары булдылар.

Муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова форумны ачып, спикерларны һәм катнашучыларны сәламләде, нәтиҗәле эшләүләрен, яңа идеяләр тәкъдим итүләрен теләде.

Мәктәп укучылары, техникум студентлары, эшче яшьләр һәм яшь гаиләләрне берләштергән дүрт команда чарада проектлар төзергә өйрәнделәр, мастер-классларда, лекцияләрдә катнаштылар, яшьләрнең үз идеяләрен тормышка ашыру өчен нинди мөмкинлекләре барлыгын белделәр. Форумның икенче өлешендә һәр команда үз проектын яклады: авыл туризмы, туган як тарихын өйрәнү барышында яшьләрдә патриотизм тәрбияләү, ялгыз гражданнарга ярдәм һәм яклау чаралары, яшьләрне кызыксындырган башка темалар тәкъдим иттеләр.

- Аларның кайберләре район территориядә тормышка ашырылырлык булмаса да, без яшьләрнең нәрсә теләүләрен белдек, аларны ишеттек, - диде “Орион” яшьләр үзәге директоры Диләрә Ханова. – Бу безгә алга таба нинди чаралар планлаштырырга икәнен, яшьләрнең теләген белергә ярдәм итте.

Кадрия Гамирова һәм МБУ МЦ "Орион" фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев