Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән эшмәкәрләре законнардагы үзгәрешләр белән танышты

“Орион” яшьләр үзәгендә Казаннан килгән белгечләр катнашында узган чираттагы очрашуда эшмәкәрләр районда салым инспекциясе булмау, ә сораулар туганда телефон элемтәсенә чыгуда кыенлыклар барлыгын әйттеләр.

Әлеге очрашуда, нигездә салым законнарындагы үзгәрешләр, эшкуарлар хокукларын яклау, Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик нормалары һәм эшкуарлык эшчәнлегендә лаборатор-инструменталь тикшеренүләр, шулай ук эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме чаралары һәм район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында сүз барды. Очрашуга бизнес өлкәсендә эшләүче  40лап якташыбыз килгән иде.

-Бүген бизнесны алып бару, аны үстерү ансат түгел, шулай да уңай күрсәткечләребез дә бар, - диде район башлагы урынбасары Надежда Гомәрова.

Кече бизнесның районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше, гомумән бу өлкәдәге хәлләр турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Светлана Кузнецова сөйләде.

-Үткән ел белән чагыштырганда районда кече һәм урта бизнес предприятиеләре 7 процентка артты. Бүгенге көндә бездә 399 эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, күпчелеге - шәхси эшмәкәрләр. Районда эшмәкәрләрнең 41 проценты  сәүдә белән шөгыльләнә, 14 проценты авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли. Кече бизнес 2000гә якын кешене эшле итә, - диде ул. - Республика маркетинг үзәге мәйданчыгында керем алган эшмәкәрләр саны артты.

Казаннан килгән кунаклар да эшмәкәрләргә үзләренең киңәшләрен җиткерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Татарстан Республикасы Гарантия фондының Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва “СВОга ярдәм” яңа продукты һәм Россия ислам университеты белән берлектә ислам финанславы кысаларында булдырылган продуктны эшләтеп җибәрүгә аерым игътибар бирде, эшкуарларга кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ташламалы кредитлауның гамәлдәге программалары, фондка гарантия бирү шартлары турында сөйләде.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев