Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чумачка кешесе наркотиклы матдәләр саткан өчен тоткарланган

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә 17 хәбәр кергән, бер җинаять эше кузгатылган. Өеннән наркотиклы матдә сатучы Чумачка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла. Саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Сосновка авылында яшәүче ир-аттан ау мылтыгы алынган. Ә Чирмешәндә бер ир-ат...

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә 17 хәбәр кергән, бер җинаять эше кузгатылган.
Өеннән наркотиклы матдә сатучы Чумачка кешесе җинаять җаваплылыгына тартыла.
Саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Сосновка авылында яшәүче ир-аттан ау мылтыгы алынган. Ә Чирмешәндә бер ир-ат үзенә кирәкмәгән теркәлгән ау мылтыгын полициягә тапшырган.
Административ күзәтү астында булган Югары Чегодай кешесе, район суды карарын санга сукмаган өчен, җаваплылыкка тартыла.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 61 кешене ачыклаганнар, матди зыян китергән 2 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 17 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән ял көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 60 чакырту кергән. Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, соңгы көннәрдә ОРВИ белән чирләүчеләр күбәйгән, шимбә-якшәмбе көннәрендә алар 12әү булган. Ә чакыртуларның күбесе - хроник авыручылар янына.
04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 55 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция Чумачка авылы наркотиклы матдәләр ашыгыч хезмәтләр