Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чумачка авылы янында бурадан төзелгән корылма янган

Төнге берләр тирәсендә Чумачка авылы янәшәсендә файдаланылмый торган буш корылмага ут капкан.

   Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән белешүебезчә, ут бәласы хакында янгын сүндерүчеләргә ГЛОНАСС-112 системасы буенча хәбәр итәләр.

- Әлеге вакыйга урынына беренче подразделение килгәч, авыл читендәге файдаланылмый торган, бурадан төзелгән бина януы ачыклана. Утны сүндерүгә Бәркәтәдәге һәм Лашмандагы аерым постлардан, Чирмешәндәге частьтән янгын сүндерү машиналары һәм белгечләре җәлеп ителде, - диде райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте өлкән  инспекторы Надежда Костина.  – Янгын чыгуның сәбәбе ут белән саксыз эш итү яки сүндерелмәгән тәмәке булырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X