Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Чишмәкәй”дә каз йолкыдылар

Каз өмәсе  - татар халкының иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. “Чишмәкәй” балалар бакчасында (Чирмешән) малайлар һәм кызлар шушы гореф-гадәт белән якынрак танышты.

Каз канаты каурый-каурый,

Хатлар язарга ярый...


Хәзергесе вакытта әлеге йола көндәлек тормыштан төшеп кала диярлек. Дөрес, авылларда күпләп казлар үстерүчеләр, өмәләр уздыручылар бар әле. Тик элеккеге кебек уен-көлке, җыр-моң белән уздырылучылары юк дисәң дә була.

- Бу бәйрәмнең максаты – балаларда татар халык йолалары турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру, горефгадәтләрне искә төшерү, сөйләм телен үстерү. Шундый күңелле чараларда малайлар һәм кызлар үзләре дә бик теләп катнаша, - диде “Чишмәкәй” балалар бакчасының рус теленә өйрәтүче тәрбиячесе Эльмира Шарапова.

Кызлар көянтәләренә эленгән “казлар” белән “чишмә” буена төшкәндә егетләр дә озата барды. Балалар “Йөзек салыш”, “Каурый алыш” кебек халык уеннарын уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан “әби” пешергән коймактан да авыз иттеләр.

- Татар халкында шундый күңелле бәйрәмнәр, йолалар бик күп. Без балаларны барысы белән дә таныштырырга тырышабыз. Аларның күпчелеге хезмәт сөючәнлеккә, тырышлыкка өйрәтә, тәрбияви әһәмияте бик зур, ди тәрбиячеләр.   

фото: автор

Чирмешән районында каз өмәләре башланды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X