Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең яшьләр командасы - волейбол чемпионатында җиңүче

Волейбол буенча район бәйгесенең ир-егетләр арасындагы җиңүчеләре мәгълүм. 15 меңлек акчалата сертификатка яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белгечләре ия. Чемпионатта барлыгы 32 команда көч сынашты. Аның финалында, беренче урын өчен, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге уенчылары белән Чирмешәннең 135нче янгын часте белгечләре очрашты. Нәтиҗәдә МЧСлылар икенче урында калды, алар 10...

Волейбол буенча район бәйгесенең ир-егетләр арасындагы җиңүчеләре мәгълүм. 15 меңлек акчалата сертификатка яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белгечләре ия.


Чемпионатта барлыгы 32 команда көч сынашты. Аның финалында, беренче урын өчен, яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге уенчылары белән Чирмешәннең 135нче янгын часте белгечләре очрашты. Нәтиҗәдә МЧСлылар икенче урында калды, алар 10 мең сум күләменә акчалата бүләккә ия. Түбән Кәминкә авыл җирлеге егетләрен отып, өченче урынга чыккан бәркәтәлеләргә исә 5 мең сумга сертификат тапшырдылар.

Түбән Кәминкә командасыннан Илшат Гыйрфанов чемпионатның "Иң оста һөҗүмче"се дип танылды (күптән түгел аның игезәк уллары туды). Яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге командасы уенчысы Сергей Овсянников - "Иң оста "связующий". Аларны берәр мең сум күләмендә акчалата бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән яшьләре