Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең туган як тарихы музеена 85 яшьлек рәссам 27 картина бүләк итте

Туган як тарихы музеенда зур күргәзмә ачылды. “Туган як җәүһәрләре” дип исемләнгән күргәзмәдә Фәйзелхак Галимовның картиналары, агачтан кырып эшләнгән скульптуралары һәм үзенең тормыш юлын чагылдырган “Линия моей судьбы” китабы урын алган.

Фәйзелхак Хөсәен улы тумышы белән Туймәттән, отставкадагы подполковник, бүген Бөгелмәдә яши. Быел 86 яшен тутыручы якташыбыз - үзлегеннән өйрәнгән һәвәскәр рәссам.

-75 яшемдә кулыма пумала алдым, бала вакытта рәсемнәр ясасам да, картинага ук алынганым юк иде. 80гә барганда компьютер белән дуслашкач, картина ясау алымнарын, серләрен Интернеттан өйрәндем, - ди Фәйзелхак абый. - Ун елда йөзләп картина ясадым, аларның барысында да табигать күренеше, авыл урамнары, авыл халкының яшәеше сурәтләнә. Соңгы елларда бу эштән туктап тордым, әмма бәлки кабат эш коралларымны кулга алырмын кебек, туган авылым урамнарын фотога төшердем, шуны киндергә күчерми булмас.

Фәйзелхак абый туган як тарихы музеена 27 картинасын бүләк итте. Иҗат эшләрен туган авылы мәктәбенә, мәдәният йортына һәм Лашман мәктәбенә дә бүләк итәргә ниятләп тора.

-Безнең бу кадәр зур бүләк кабул иткән юк иде әле, зур рәхмәт, - ди туган як тарихы музее директоры Алмаз Закиров. - Бу ел, гомумән, музей тарихында бүләк бирү-бүләк алу елы булып кереп калыр. Без инде унбишенче якташ рәссамыбызны таптык. Фәйзелхак Хөсәен улының да эшләре музейда булуга бик шат без. Аның картиналары балачакка, яшьлеккә, авыл урамнарына алып кайта.

-Картиналарым миңа балаларым кебек якын, шуңа аларны иң элек туган районым музеена бүләк итәргә булдым, - ди якташыбыз. - Музей ул тарихны саклау урыны. Үткәнне белми торып, киләчәк була алмый.

Туксанны ваклаганда да әле егетләр кебек сакланган рәссамга бүгенге чара барышында бик күп җылы сүзләр әйтелде, туганнары аның яхшы сыйфатларын искә алдылар. Фәйзелхак абыйга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр, рәхмәт сүзләре ирештерделәр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Фәйзелхак Галимов картиналары - музейда (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев