Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен Чирмешән полицейскилары да зурлап билгеләп үттеләр.
Бәйрәмнең рәсми өлеше полиция бинасында үтте, бу һөнәр ияләренә котлаулар ирештерелде, бүләкләр тапшырылды.
Бу чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнаштылар.


Соңыннан үз вазыйфаларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәйкәле түренә чәчәкләр куелды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Нет комментариев