Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында ремонт тәмамланды

Районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында капиталь ремонт тәмам. Республика бюджетыннан бүленгән 4 миллион 500 мең сум акчага монда зур эшләр башкарылган.

-Икенче корпуста, ачылганнан бирле, мондый күләмле ремонт уздырылмаган иде, - ди йорт-интернат директоры Илшат Закиров. – Төзүчеләр кулы тигән кабинетлар яктырып, матурланып калды.

Икенче катта урнашкан  административ корпуста ишекләр алмаштырылган, идәннәргә плитка һәм линолеум җәелгән, стена һәм түшәмнәр дә яңарган. Беренче катта медицина блогы, изолятор, ял бүлмәсе, ике корпусны тоташтыручы җылы коридор, ашханә, ризык әзерләү блогы, савыт-саба юу цехы Әлмәт шәһәре осталары тырышлыгы белән нык үзгәргән алган. Биредә дә яңа ишекләр урнаштырганнар, стена, идән, түшәмнәр дә шомарган, буялган. Ашханәдә җылы үткәргечләрне һәм су торбаларын алмаштырганнар.

Бу корпусның өлкәннәр яши торган бүлмәләренә 2018 елда капиталь ремонт ясалган булган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев