Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасында Май чабу бәйрәмен үткәрделәр
Безнең районда

Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасында Май чабу бәйрәмен үткәрделәр

Күңелле чарага әверелгән түгәрәк барышында балалар тәмле коймактан да авыз иттеләр.

Иң әүвәл укытучы-логопед Татьяна Султанова Май чабу бәйрәменең кайчан һәм ничек килеп чыгуы, нәрсә аңлатуы, элек ничек билгеләп үтелүе турында таныштырды.

-Борынгыдан килгән гадәт буенча, Май чабуда һәркемнең өч эше булган: таудан шуу, коймак белән сыйлану һәм кыш белән саубуллашу, - ди Татьяна Петровна. - Май чабу - иң күңелле, шау-шулы, иң яраткан халык бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Кояш, коймак һәм яндырылырга тиешле Масленица карачкысы бу бәйрәмнең символлары булып санала. 


Нет комментариев