Чирмешәннең кайбер урамнарында суүткәргечләрне яңарталар
Безнең районда

Чирмешәннең кайбер урамнарында суүткәргечләрне яңарталар

Быел Чирмешәндә “Чиста су” программасы буенча тагын 2 километр озынлыгында суүткәргеч яңартыла.

Казаннан килгән осталар Яурочная, Октябрь, Көньяк урамнарында эшлиләр. Бу урамнарда суүткәргеч торбалар өлешчә яңаларга алмаштырыла.

-Ремонт барган көннәрдә, Чирмешәннең барлык урамнарында да су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булырга мөмкин. Чирмешәнлеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә туры килер, - ди “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” баш инженеры Габделбарый Мөхәммәтшин.

Үткән елда да район үзәгендә ике километрдан күбрәк арада суүткәргеч яңартылган булган.

Кадыйр Гомәров фотолары


Нет комментариев