Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне коронавирустан вакцина ясатырга дәшәләр

Узып баручы елда безнең районда СOVID-19 расланган 10 очрак һәм аннан бер үлем очрагы теркәлгән.

Пневмония – үпкә ялкынсынуы белән булган хәл дә борчылырлык. 28 декабрьгә районда пневмониянең 747 очрагы мәгълүм һәм әлеге сан атна саен 13-15кә арта бара. Бер елда әлеге авыру 30 кешенең гомерен өзгән.

Шушындый эпидемиологик хәл шартларында халыкны массакүләм вакцинацияләү мөһим. Галимнәр әйтүенчә, коронавирус пандемиясен бары вакцинацияләү һәм эпидемиягә каршы чаралар гына туктатачак.

Безнең илдә коронавирус йогышлы чиренә каршы вакцинацияләү профилактик привикаларның милли календаренә кертелгән. Бу - аның бушлай ясалуына дәүләт гарантиясе. “Йогышлы чирләрне иммунопрофилактикалау хакында”гы закон нигезендә, тотылган чыгымнарны мәҗбүри медицина иминиятләве системасы үз өстенә ала.

Вакцинаны алу өчен якындагы прививкалау пунктына килеп паспорт һәм ОМС полисын күрсәтү җитә. Вакцинацияләү вакытында кемнәргә өстенлек бирү дәрәҗәсе билгеләнгән.

Беренче дәрәҗә – медицина, белем бирү оешмалары социаль хезмәт, күпфункцияле үзәк (МФЦ) хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтелә торган оешмаларда яшәүчеләр, хроник авырулары булучылар; икенче – транспорт һәм энергетика оешмалары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, волонтерлар, хезмәт күрсәтү өлкәсе

хезмәткәрләре һәм вахта ысулы белән йөреп эшләүчеләр; өченче дәрәҗә – дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, 18 яшьтән өлкән булган кешеләр, югары уку йортлары студентлары һәм призывниклар.

Ил күләмендәге кебек, безнең республикада да халыкны коронавируска каршы вакцинацияләү кампаниясе башланды. Безнең районга 40 доза вакцина кайтты, якын көннәрдә тагын 25 кайтачак.

Җитештерүчеләр сүзләренчә, әлеге вакцинаның нәтиҗәлелеге 92 процент тәшкил итә. СOVID-19 белән авырмаган һәм лаборатор тикшерүләр яки экспресс тестлар нәтиҗәләре нигезендә яңа коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булмаган кешеләр вакцинацияләнәчәк.

Андый экспресс-тестлар безнең район үзәк больницасына да кайтты һәм пациентны вакцинацияләү хакында карар кабул иткәнче, аны вируска антитәнчекләр булу-булмауга тикшерщчщклщр. Соңгы алты айда СOVID-19 белән авыручыларга вакцинация ясалмый.

Вакцина килешмәгән кешеләргә дә вакцина ясалмый. Бу вакцина компонентларына аеруча сизгер кешеләр; авыр аллергик реакциясе булучылар; кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган чирләр белән авыручылар; хроник авырулары кискенләшкән кешеләр; бала имезүче әниләр; 18 яшькә җитмәгән яшьләр.

Вакцинация ясату алдыннан пациентны табиб тикшерә.

Вакцинацияләү ике этапта башкарыла. Әүвәл 1 нче компонентны 0,5 мл дозада ясала. 21 нче көнне шундый ук компонент дозасы кертелә.

Рафис Гафуров,

РТ Роспотребнадзор идарәсенең Татарстандагы

Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары буенча

территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты.

фото: Кадыйр Гомеров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев