Чирмешәнлеләргә, бик кирәкмәсә, өйдән чыгып йөрмәскә кушалар
Районда мәдәни, күңел ачу, спорт объектлары вакытлыча эшләми. Коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, ресторан, кафе, ашханәләр дә (үзәк ашханәдән кала) ябык.
Ә менә үзәк больница, даруханәләр, көндәлек кирәк-ярак товарлар сатучы кибетләр эшли.
Район газетасы редакциясе газета чыгаруны туктатмаячак. Россия Президенты Указы, район башлыгы карары белән оешмаларда киләсе атнада күпчелек халык эшкә бармаячак, алай да хезмәт хакы түләнәчәк.
Балалар бакчаларында дежур группалар гына кала.
Чирмешәнлеләргә, бик кирәкмәсә, өйдән чыгып йөрмәскә киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев