Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр урманнарга игътибарны көчәйтә

Чирмешән урманчылыгы район территориясендәге 36373 гектар урман фондын контрольдә тота. Урманнарны тәрбияләү генә түгел, янгыннардан саклау да алар бурычы.

Гадәттә, кар китеп, җир өсте киптерә башлау белән халык урманнарга ял итәргә килә, учак яга. Менә шул вакыттан янгын куркынычы арта да инде. Ул иртә яздан алып көзге яңгырларга кадәр саклана.

-Бу чорда без контрольне нык көчәйтәбез, урманнарга патруль чыга, 15 апрельдән урманчылык конторасында тәүлек әйләнәсе кизү торабыз. Җирләр бераз кибә башлау белән урман буйларындагы минеральләштерелгән полосаларны яңартабыз. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга җәза кырыс, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. -  Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга штраф күләме - 3 мең сумга, җаваплы затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга штраф күләме 200 мең сумга кадәр салынырга мөмкин.

Урманнарны янгыннан саклауга сез дә үз өлешегезне кертә аласыз, әгәр урманда ут чыгу очрагын күрсәгез 8(84396) 2-57-01, 2-53-68, 2-58-79, 8-987-233-99-65, 8-917-233-49-79 яки бердәм коткару хезмәтенә 01, кәрәзле телефоннан 010, 112 номерларына шалтыратырга мөмкин.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев